Куюргазинская межпоселенческая центральная библиотека Муниципальное бюджетное учреждения культуры (МБУК КМЦБ)

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр. 

Иң сөйкемле , мәрхәмәтле 

Алар безнең әниләр! 


Әни сүзе – иң бөек сүз, 
Юк аңа һичбер алмаш. 
Иң-иң әйбәт кешеләр дә 
Әни кебек булалмас. 

Иң-иң әйбәт балаң булып 
Яшәсәм ярар иде. 
Әниемнең ышанычын 
Акласам ярар иде. 

Иң кадерле, иң хөрмәтле 
Булсын җирдә әниләр. 
Әниләрне кадерләсәк, 
Тыныч булыр ил – көннәр. 

Әйтәсебез килә бүген 
Кадерле әниләргә: 
Әле ярый сез бар җирдә 
Без сабый, нәниләргә. 

Бу бәйрәмдәге җылылык 
Ел буена җитәрлек. 
Сезнең яхшы эшләрегез 
Бихисап, искитәрлек. 

Наз гөлләре үсеп чыга 
Сезнең җылы куллардан. 
Кабул итегез котлаулар 
Безнең ихлас җаннардан. 

Кадерле әниләр! 
Бәйрәмегез сезгә бәхет, 
Сәламәтлек китерсен, 
Көнегез гел шат булсын, 
Елның һәрбер көне Сезгә 
Әниләр көне булсын! 

Иң-иң кадерле кешеләребезгә багышладык без бүген китапханәдә укучылар белән үткәргән шигырь бәйгесен. Балалар бик матур эчтәлекле итеп әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, бергәләп җырлар җырладылар. Әниләрне яратып, кадерләп, гел хөрмәт итеп яшәргә дип сөйләштеләр. Ә анан соң җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Кичәбез бик матур һәм файдалы булды дип уйлыйбыз. Балаларда китапларга сөю уяткан, безгә гел ярдәм кулы сузган укытучыларыбыз: Айгөл Назир кызы Гурьянова, Зөлфия Минихази кызы Фаткуллина, Рәмзия Мансур кызы Зайнагабдиноваларга бик зур рәхмәт.

С уважением, Куюргазинская библиотека.