Куюргазинская межпоселенческая центральная библиотека Муниципальное бюджетное учреждения культуры (МБУК КМЦБ)

Ағинәйҙәркоро Яҡут

#АғинәйҙәркороЯҡут#ЗякИшметовскаясельскаябиблиотека#КуюргазинскаяЦБ#Башкортостан 
Альфия Юсупова 
13 июл в 13:57 
12 июль көнне Якут авылының шифалы тоз күле янында үткәрелгән Агинәйләр коры булды. Зәк-Ишмәт Агинәйләре, мәдәният йорты хәзмәткәрләре, авыл хәкимияте, хатын кызлар оешмасы, библиотека ярдәмендә бердәм булып, бердән булып авылыбызның осталарының кул эшләреннән күргәзмә оештордык. 
Халык ашларыннан өстәл куйдык. Быелгы язның беренче бәпемдә балы белән, табигатьнең шифалы үләннәре, җәйнең беренче җиләк кайнатмасы, тәмле башкорт халык ашлары : бәлешләребез, ләвәшләребез белән чын күңелдән кунакларыбызны сыйладык. Бу изге бәйрәмдә кунакларыбыздан рәхмәт сүзләре ишетеп, дәртләнеп, көч дәрмән алдык. Тагында шундый матур чараларыбызда катнашырга, тәҗрибә уртаклаклашып, очрашырга насып булып торсын. 
Бу бәйрәмдә без Розалия Солтангәрәева Әсфәндияр кызы белән очрашып сөйләштек, уртаклашык. Розалия Солтангәрәева сентябрь аенда безнең авылыбызга киләм дип вәгъдә итте. Без үзебезнең авылыбызның сакланып калган йолалары һәм гореф гәдәтләре белән таныштырыбыз дип өмет итәбез. 
Бу бәйрәмдә безнең авылыбызның композиторы Явдат Авгануровичта булды. Бәйрәмне композиторыбыз язган районыбызның Агинәйләр гимны белән тамамладык.

#Асалыпаласларсабантуйбизәге#ЗякИшметовскаясельскаябиблиотека#КуюргазинскаяЦБ#Башкортостан 
Уңган хатын-кызларыбыз бер төбәктә мамык шәл бәйли, икенче якта киез баса, ә кайбер урында палас суга. Палас сугу — татар-башкорт халкының күптәннән килгән һөнәрләренең берсе. Җон, кәҗә мамыгы һәм кылы, дөя җоне, ат койрыгы, шулай ук киндер белән кычыткан — төрле җеп итеп эшкәртерлек табигый матдәләр кулланылган. Эрләнгән сүс гади гына сугу станогы ярдәмендә асалы палас, буй палас, чүпрәк палас, турпыша, келәм, чыпта, япма, сергейны булып йорт каралтысына әйләнгән. Кулдан сугылган җон паласларның иң затлысы һәм катмарлысы — асалы палас. Ул күптәннән гүзәллек һәм хәзинә, уңганлык һәм мәдәнилек күрсәткече булып тора. 
Сарык яки кәҗә җонен эрләп, буяп, билгеле бер орнамент, геометрик сын белән асалап сугылган палас «асалы палас» дип атала. «Аса» сүзенең мәгънәсе бер яктан палас сугу ысулын аңлата, асал 
ап, бизәк салып, җепләрне асалап-аерып, аркылы җон җепләрне үткәреп сугу белән бәйле. Халыкта «палас асалау, асалап сугу» дип сөйлиләр. «Аса» сүзе паласка куела, ягъни сугылган орнаментлы, бизәкне белдерә. «Бизәк салу» мәгәнәсендә «асалау», «барлау» дигән сүзләр бәйләм осталары телмәрендә еш очрый. 
Паласны сугырдан алда җонне тарау, эрләү, кату, буяу, йомгаклау эше тора. Җон җипнең юанлыгы, чираклыгы паласның сыйфатында чагыла. Шуңа күрә эрләү-кату бер кулдан, ягъни бер кеше тарафыннан эшләнсә, палас тигез була. Булачак палас һәр вакыт кемгәдер багышлап сугыла. Сатыр өчен әзерләнгән палас та, Аллага тапшырып, изге теләк, матур хисләр белән сугыла. Асаны — орнаментны сайлау да хәрби санала. Кыз балага яки ир балага тәгаен асалар була. Кайбер оста кулы-күзе өйрәнгән аерым бер асаны гына үз итә. Ләкин чын осталар борынгы асаны гына күчерә, үзгәртүдән-бозудан тыела. Һәр асаның сынык, ырымы, мәгънәсе булуга алар ышана. Палас сугу станогы «урын», «сәндерә» дип йөртелә. Аса салу өчен әзерләнгән буяулы җон җепләрне вак чук-нәтиҗә итеп урап, «сыерчык» ясап куялар, аларны аркылы урдага тезеп эләләр. «Яратып суккан — тирәк, авырсынып суккан — ялгыш» дигән әйтемдә бар. Паласта сугучының күңел җылысы чагыла. 
Палас асалый башлаганда өйгә килеп кергән кешегә әйтелә торган сүзләр була. «Аягың җиңел булсын, палас асалый башладым!» яки: «Урамда кем очрады, аяк-кулы җиңелме?» — дип сорашалар. Бу сорауга, шөбһәсез, уңай җавап булырга тиеш: «Җиңел, бик тә җиңел, паласыңны да җиңел эш итерсең!» 
Асалы палас Башкортостанның һәрбер төбәгендә дә очрый. Безнең Көергәзе районы Зәк-Ишмәт авылында паласны әбиләребез, әниләребез бик күп суканнар. Бәйрәмнәрдә, өмәләр, туйлар үткәргәндә һәр йортны шул матур, әниләребезнең күңел җылысын салып суккан, халкыбызның бизәкләре булган паласлар белән бизәп куябыз. Менә әле итәгә 27 июлдә күрше Оренбур олкәсендә сабантуй була. Анда безнең Көергәзеләрдә катнаша. Авылыбызда сугылган күзнең явын алып торырлык паласларыбызда шул сабантуйның бизәге булачагына без бик шатбыз.