Куюргазинская межпоселенческая центральная библиотека Муниципальное бюджетное учреждения культуры (МБУК КМЦБ)

#Трезвоесело2019 #Айыҡауыл2019

Спиртлы эчемлекләрнең зыяны, алкоголизмның киң җәелүе турында күпме генә чаң каксак та, ни кызганыч, җәмгыятебез әлеге проблемадан һаман булса арына алмый. Әлегә күрелгән чаралар аз, булганнары да тиешле нәтиҗәләр бирми. 
Кайсыберәүләр дөнья мәшәкатьләренә чыдый алмый эчә башлый. Кешенең эчүгә бирелеп, үзенә һәм иң якын кешеләренә күпме зыян салганын аңламавы бик тә аяныч. Беренчедән, исерткеч эчемлек кешенең акылын җуя, икенчедән, саулыгына зыян китерә. Өченчедән, гаиләсенә кайгы алып килә һәм бу сәбәпләрне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Шуңа күрә, кайгылы чакта аракы күңелне тынычландыра, шатлыклы вакытта күңелне күтәрә дигән фикерләр бары тик сафсата гына. Алкоголизм бик тә җитди авыру һәм ул дәвалауны таләп итә. 
Эчкечелекнең зур зыян китерүе бар өлкәләрдә дә ачык чагыла, ләкин гаиләдә бу аеруча ачык күренә: гаиләләр таркала, бар гаилә әгъзаларының да психикасына зыян килә, эчкечелек аркасында чирле буын туа. 
Алкогольнең кеше организмына зыянлы тәэсире турында күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Ләкин, шуңа карамастан, кайсыберәүләр аның зыяны турында артык уйлап бирми, чөнки аракы салынган чәркәне күтәреп кую алар өчен инде яшәү рәвешенә әверелгән. Кемдер, исерткечнең зыяны турында белә торып та, аны бүгенге катлаулы тормышның аерылгысыз юлдашы саналган депрессиягә каршы “дару” итеп куллана. Кемнәрдер аракы-шәрапны тик бәйрәмнәрдә генә куллана-куллануын. Ләкин аз гына микъдарда спирт куллану да сәламәтлеккә җитди зыян китерергә сәләтле. 
…Тәүге тапкыр аракыга үрелгән яшь кешенең берсе дә эчкече булырга җыенмый. Алкоголь – гаять зур җимерү көченә генә ия түгел, торган саен үзенә күнектерә, тарта торган наркотик та ул. Беренче рюмка никадәр яшьрәк чакта эчелсә, аның нәтиҗәләре дә шулкадәр иртәрәк, авыррак сизеләчәк. 
Әлбәттә, һәркем үз-үзеннән: “Бүген генә эчәм дә, мин башкалар кебек түгел, бу агулы эчемлеккә бирешмәм”, – ди. Ә бит эчүче кешенең ихтыяры бик тиз йомшара, шуңа күрә дә андый кеше мактануын дәвам итә. 
Эчүгә сабышмау өчен иң яхшысы – яшьтән үк шәраб эчүдән баш тарту. Ышаныгыз миңа: үз гомеремдә бер тапкыр да эчеп исермәгән, гомере буе алкогольдән сакланып килгән кешеләр һичбер вакыт үкенмәгәннәр. Күп кенә кешеләрнең эчкечелеккә ваемсыз караулары бөтенләй гаҗәп. 

Алкоголь барыннан да элек психик халәтнең югары үзәкләренә, аерым алганда, игътибар итү һәм үзеңә контроль ясау үзәкләренә тәэсир итә. Исергәндә уйлап эш итү югала, артык күп сөйләү, уйлап җиткерелмәгән адымнар, үзеңнән бик тә канәгать булу тойгысы әнә шуннан килә. Монда исә күңелдә матур тойгылар калдыра торган чын мәгънәсендә күңел ачу юк һәм була да алмый. 
“Ир эчсә – мунча, хатын эчсә – йорт яна” дигэн суз бар. Ана кеше эчкечелеккә китсә, гаиләдә чын трагедия башлануын көт тә тор! Элек-электән хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, балалар тудырып, нәселне дәвам итүче булып саналган. Шагыйрьләр аларны «яшәү яме», «илһамчы», «якты маяк» дип атый. Ләкин һәркөнне хәмер эзләп таң аттырып, рюмка тотып кояшны офыкка озатучы хатын-кыз кемгә яшәү яме, илһам бирсен дә, аның учагында нинди ут дөрләсен ди. Ни кызганыч, районыбызда мондый хатын-кызлар да бар шул. Тагын да аянычрагы – әлеге аналар тәрбиясендә балалары үсә, алар иза чигә.Бүген безнең илдә генә түгел, бар дөньяда хатын-кыз эчкечелегенең артуы күзәтелә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, гүзәл затлар ир-егетләргә караганда эчкечелеккә тизрәк бирешә, аларның организмы шулай корылган. Кагыйдә буларак, гүзәл затлар үзләренең әлеге проблемасы турында яшерергә тырыша, алар арасында дәваланырга теләүчеләр дә чагыштырмача аз.

Эчүчелек – афәт, эчүчелек – үлем, эчүчелек – фаҗига. Эчүчелек – үзен теләп акылдан язу.

Безнең Зәк-Ишмәт китапханасы бу афәткә каршы көрәш ачты. Без эчкечелекнең зыяны турында язылган китаплардан торган күргәзмә оештырдык.