Сегодня библиотекарь Абдуллина З.З. побывала с очередным визитом с журналами”Агидель” у Кувандыковой Рашида апай. Она очень обрадовалась, говорит:”Сейчас весна, на улице солнышко, светло. Можно и у окошка посидеть, почитать свои любимые журналы. Тут много стихотворений известных поэтов о Родине, о Башкортостане.” Она искренно поблагодарила меня, пожелала здоровья и успехов в работе.
Күпчелек гаиләләрдә балалар әкиятләр тыңлап үсә . Кечкенәдән үк әбиләре, әниләре сөйләгән кызыклы да, серле дә булган әкиятләр тыңлый алар. Әкиятләр төрле хыялый дөньяга алып кереп китә . Аларның геройлары белән бергә урманда Урман иясе, Убырлы карчык яшәгәнен беләсең, Ак бүре белән “очрашасың”, үги кызга да бик ярдәм итәсе килә. Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар.
Рәмилә апайда үзенең оныкларына бик күп кызыклы әкиятләр укый. Ул әкиятләрне аңа китапханәче алып килә. Әйе безнең Зәк-Ишмәт китапханәсендә бик күп матур рәсемнәр төшкән, серле әкият дөньясына алып кереп китә торган китаплар бар. Хөрмәтле Әбиләр, Зур Әниләр, шалтыратыгыз. Сезгәдә онык-оныкчыкларыгызга укырга матур, кызыклы әкият китаплары алып килербез. Көтәбез.