Золотый юбиляры
Илле ел кулга кул тотынып
Пар былбылдай гомер итәсез
Бер-берегезгә аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез
Бүген сезгә карап сокланабыз
Сезгә ихтирамыбыз арта
Сез лаеклы парларның иң гүзәле
Шуңа күңел сезне ярата.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен.
Мәрхәмәтле олы җаныгыз.
Гомер итү-үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк.
10 ноябрь көнне без Зәк-Ишмәт авылында сикәлтәле гомер юлларын 50, 60 ел кулга-кул тотынышып иңне иңгә куеп берсенә берсе терәк, таяныч булып бергә үткән бәхетле парларның алтын, гәүһәр туйларын бик матур итеп үткәрдек.
Бәйрәмне оештырып, әзерләп алып баручылар: авыл хәкимияте, авыл хатын-кызлар оешмасы, авыл клубы китапханәсе хезмәткәрләре. Шулай ук юбилярларыбызның балалары оныклары, оныкчыклары, якыннары катнашты.