Куюргазинская межпоселенческая центральная библиотека Муниципальное бюджетное учреждения культуры (МБУК КМЦБ)

Концерт в Таймасово и Абдулово

1 февраль Таймас авылында;
2 февраль Абдул авылында;
Зәк-Ишмәт мәдәният йорты, китапхана, үзешмәкәр артистларыбыз белән барып концерт куйдык. Безнең моңлы җырларыбыз, дәртле биюләребез, уен-көлкөләребезне тамашачылар яратып карадылар “безгә ешрак килегез”-дип рәхмәтләр әйтеп калдылар.
Мәдәният хезмәткәрләре безне бик җылы каршы алдылар, тәмле пешергән бәлешләре белән чәй эчереп, ихлас күңелдән сыйладлар.
Безнең чыгышыбызны дәррәү алкышлар белән каршы алып безгә көч, дәрт биреп утырган тамашачыларга; һәм концертта катнашкан артистларыбызга гаиләләрендә иминлек, сәләмәтлек телим. Чын күңелдән барыгызга да зур рәхмәт!